Иннополис компаниясе Россиянең һәр кулланучысына компьютерның чиксез мөмкинлекләрен ачты-алар иң гади эш станциясен супер-машинага әйләндерә. Шулай итеп, һәр кеше өй шартларындаа объектларны проектлау яки киберспортның яңа үрләренә ирешү мөмкинклеген алды.
Кулланучы кулында-суперкомпьютер. Күз алдында-гадәти смартфон, әмма аңа ярдәмне «ерактан» эшләүче өлкән абыйсы — сервер күрсәтә. Беренче чакыруга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчегә булышырга ашыга, һәр кулланучыга чиксез мөмкинлекләр ача.
Иннополиста сервисның югары технология үрләрен яулап була. Аерым икътисадый зона резиденты элек чит ил компанияләре булган урынны били. Ул кече бизнеска ярдәм итү өчен чын процессны башлап җибәрде. Сервис моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә кирәкле булып чыкты.
Хәзер эшне, мәгълүматны саклауны да үзебезнең ил платформасында оештыралар. Дөнья күләмендәге актив геймерлар кебек, уен кагыйдәләрен үзгәрттеләр.
Яшь команданы Иннополиста әзерләгәннәр, киләчәктә дә үстерәләр. Бигрәк тә смартфоннар секторында-хәзер кечкенә экранда да дөньяның катлаулы процессларына юл ярырга мөмкин.
Диана Василова. Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары, Иннополис.