Биш миллион кеше. Республикабыз башкаласының ел саен шулкадәр туристны кабул итү мөмкинлеге бар. Әлегә Казанга ел саен 3 миллион кунак килә. Шәһәр мэриясендә туристларны ике тапкыр күбрәк кабул итү өчен мөмкинлекләрне барладылар. Кунакчыллыкны арттыру юллары нинди? Хәбәрчебез кызыксынды.
Татарстанның мәдәни кодын башкала кунаклары милли бизәкләр, үзенчәлекле төсләр аша күрәләр һәм, әлбәттә инде, татар алфавиты хәрефләре белән укыйлар.
Әлеге хәрефләрдән Казан сувенирларының тулы картинасын булдыру өчен Татарстан башкаласына берничә ел вакыт кирәк булды. Универсиадага кадәр үк шәһәр сурәте төшерелгән магнитлар да сирәк саналды.
Киркә булгач, тиз яраклашалар, өлгерәләр. Җитештерергә дә, сатарга да, кунакларны да каршы алырга да өйрәнәләр. Хәзер туристларны меңнәр белән генә исәпләмиләр. Алга яңа максат куелган – быел шәһәр белән 5 миллион кешене таныштыру.
Санкцияләр кертү һәм кайбер илләр белән авиаэлемтәләр ябылу туризм агымын арттыруда ярдәм итә ала. Әзер булу мөһим. Төп бурычларның берсе-кадрлар әзерләү. Кризиска каршы штаб утырышында җирле югары уку йортлары көче белән квалификацияләрне күтәрергә тәкъдим иттеләр. Тармак хезмәткәрләре яңа, индивидуаль маршрутлар булдырырга киңәш итә. Ә туристлар юлы хәтта шәһәр буенча да рәхәтрәк булсын өчен, фудтраклар санын арттыруны сорадылар. Әлегә киңәшмәдә яңгыраган барлык инициативалар да хупланды.
Эльмира Җәләева, Татарстан яңалыклары.