Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
“Туган тел бәйрәме күп еллар дәвамында Габдулла Тукайдан – бәрәкәтле милли җирлектән күтәрелеп зур әдип булып җитешкән, таланты белән халкыбызның рухи дөньясын яктырткан шәхес образыннан аерылгысыз кабул ителә.
Республикада яшәүче барлык халыклар вәкилләре өчен Туган тел көненең әһәмияте бик зур. Бәйрәм көннәрендә дөньяга сибелгән татарларның рухи-мәдәни үсешкә, милли тәңгәллекләрен саклауга, бердәмлеккә игелекле омтылышлары яңа яңгыраш ала. Милли-мәдәни күптөрлелекне, илебезнең барлык халыклары һәм этник берлекләренең кабатланмас үзенчәлекләрен, үзлеген саклауны да максат итеп куйган Россия халыкларының мәдәни мирасы елында бу тантананың яңадан-яңа мәгънә төсмерләре ачыла”, -диелә Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатендә.