Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитеты Түбән Камада җәмәгать транспортына билет бәясен 28 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итсә дә, бәяне арттыру планлаштырылмый.
Муниципалитет хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, автобус, трамвайда йөрү бәясе бер үк төрле тора — 25 сум., хәзерге вакытта җәмәгать транспортында йөрү бәясе икътисади яктан нигезләнгән тариф 32-35 сум.