Буа шәһәрендә яшәүче Маһирә Сәйранова 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Тормышның һәр мизгеленә сөенеп, булганына шөкер итеп балалар, оныклар кадер-хөрмәтендә яши ул. Үзенең гомер бәйрәмен дә якыннары янәшәсендә каршы алды. Юбилярны тәбрикләү мизгелләре киләсе материалда.
95 яшен тутырган мәлләрдә Маһирә Сәйранованы котларга дип балалары, оныклары җыелган. Бүгенге көнгә шөкер итеп, иминлек-тынычлык тели алар. Үткәннәрне искә алалар. Юбилярның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Аңа чаклы әтисен кулак дип төрмәгә утырталар.
Балачагы булмый сугыш чоры балаларының. Яшьтән хезмәттә була алар. Маһирә дә 13 яшеннән авыл советында эшли башлый. Телефонограммалар алып тора. Шул ук вакытта клуб мөдире булып та эшли, гармунда уйнап, авылларда концерт куеп йөриләр.
Норлат районында авыл хатын-кызлары белән агач кисүдә дә эшләгән героебыз. Агачларны бер метр кискәннән соң, сугышка агач протезлар эшкәртергә җибәрә торган булганнар.
Мәрхүм тормыш иптәше белән 6 бала тәрбияләп үстерә алар. Бүгенге көндә Маһирә апа аларның кадер-хөрмәтендә яши.
Бу көнне юбилярны котларга якыннары гына түгел, шәһәр җитәкчелеге дә килгән иде. Россия Президентының котлау хаты, район башлыгының рәхмәте һәм бүләген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов тапшырды.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары