Татарстанның һәм бөтен татар халкының иң абруйлы, иң затлы журналларыннан берсе – данлыклы “Казан утлары” үзенең 100 еллык бәйрәмен билгеләп үтә. Әдәби-музыкаль кичә, зур бәйрәм чарасы 25 апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында уза.