Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Быел иҗат коллективы буларак Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле тәкъдим ителде. Чаллыдан Мөршидә Җиһан репортажы.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында соңгы елларда яңалык арты яңалык. Яңа бина, яңа сәнгать җитәкчесе. Тамашачы хозурына яңа форматлы спектакльләр тәкъдим ителә. «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле дә яңа заман җимеше. Әсәрне үзе дә Чаллы шәһәренең 17 комплексында үскән Шамил Идиатуллин язган, аннан тыш Тукай премиясенә Олег Кинҗәгулов, Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм дүрт актердан торган иҗат төркеме дәгъвә кыла.
Күз алдына китерерлек итеп язылган әдәби әсәр беренчедән роман, ә икенчедән ул рус телендә. Шуңа да романны спектакль итү өчен аерым сәхнә варианты әзерләнә. Ә аннары энә белә кое казу кебек четрекле тәрҗемә эше башлана.
Артурның спектакльдәге әтисе Вазыйх Насыйхович. Камаз заводының баш энергетигы. Эш белән мавыгып улының җинаять эшләвен абайламый кала.
Чаллы театры сәхнәгә куйган «Брежнев шәһәре» спектаклен мин үзем гаиләгә мәдхия итеп кабул иттем, Театрның йолдызы Илфат Әскәров «йөзә» рәхәтләнеп гаилә башлыгы ролендә — аның сәхнәләре үзе бер миниатюра театры дип язып чыкты мәдәният темасына махсуслашкан журналистлар премьерадан соң.
Шушы роле өчен Винер Фәйзуллин Дебют номинациясендә “Тантана” премиясенә лаек булды. Спектакльдә аның мөкиббән киткән кешесе Афган сугышын кичкән Витальтолич. Кумир Артурны тыелган көрәш алымнарына өйрәтә, үзенчә акыл бирә, ләкин үз язмышы фаҗигале тәмамлана.
Сәхнәдә кино кебек карарлык спектакльнең режиссёры — театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Ул чирле җәмгыятьне бары тик Вазыйх Вафин кебек яңа яуган кар шикелле чиста , ак күңелле кешеләр генә терелтә алуын дәлилли. Кар дигәннән сәхнәдә кар ява. Чөнки вакыйгалар яңа ел алдыннан бара. Әсәрнең авторы Шамил Идиатуллин матбугат очраушында , романның 30 проценты гына сәхнәләштерелсә дә бик зур эш башкарылганын билгеләп үткән иде. Аның фтикеренчзә , «Спектакль шулкадәр яхшы чыккан ки, ул театрның гына түгел, шәһәрнең дә визит карточкасы булырлык.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.