Буада яшәүче Әлфәт Хөсәенов Иске Суыксу һәм Яңа Суыксу авыллары халкының шәҗәрәсен төзи.
Үтенеч буенча төзелгән беренче нәсел агачын тезү аның өчен хобби булса, соңрак тормыш мәгънәсенә әверелә. Бу эшне башкару өчен ул компьютерны үзләштерә. Хәзер иртәдән кичкә кадәр кызыклы һәм файдалы эш белән мәшгуль. Эзләнүләрнең нәтиҗәләре белән безнең хәбәрчебез дә танышты.
Менә дигән балта остасы булган, өч баласы өчен үрнәк әти – Әлфәткә, сәламәтлеге буенча, күп вакытын өйдә үткәрергә туры килә хәзер. Бервакыт өченче буын абыйсы аңа шәҗәрә төзүдә ярдәм итүен сорый. Соңрак Әлфәт бу эшкә мөстәкыйль керешә. Хәзер тормыш иптәше эшкә, балалары укуга укуга киткәч,ир көн саен эш өстәле артына утыра.
Ул үзенең нәсел шәҗәрәсен дә төзегән, 1650нчы елларда яшәгән сигезенче буын бабаларына кадәр барып җиткән. 8 меңнән артык туганнарын барлаган. Эзләү вакытында кызыклы фактларга да тап була, мәсәлән, Октябрь революциясенә кадәр күпхатынлылык гадәти хәл, гаиләдә балалар бик күп була.
Әлфәт ярдәм сорап архивларга да мөрәҗәгать итә. Еш кына бик мөһим документ өчен зур сумма да сарыф итергә туры килә. Авыл халкы да аңа бу эштә зур ярдәм күрсәтә. Ә аның төп ярдәмчесе — ветеринария техникумы студенты кызы Алинә. Әтисе тырышлыгы белән ул гаиләсенең нинди зур булуын белә.
Әти һәм кыз бу күләмле хезмәтләрнең кайчан да булса китап булып басылачагы турында хыялланалар.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары