Татарстанда «Үлемсез полк» акциясенә әзерлек башланды. Быел ул элеккеге йөреш форматында уза. Исегезгә төшерәбез, узган ел, пандемия сәбәпле, акция онлайн режимда үткән иде. 9 майда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге чарада катнашырга планлаштыра.
Бу хакта традицион брифингта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.Брифингта Казан Кремлендә ремонт эшләре мәсьәләсенә дә кагылдылар. Туристлар һәм казанлылар ихтыяҗлары өчен территория төзекләндерелә. Эшләр төзелеш сезоны ачылу белән башлана. Кремль тыюлыгына игътибар югары – эш сыйфаты ягыннан да, туристлар һәм казанлылар өчен уңайлыклар мәсьәләсендә дә. Аерым игътибар Ишегаллары һәм җәмәгать урыннары территороияләрен төзекләндерүгә бирелә.