Татарстан Дәүләт телерадио компаниясе Русфонд хәйрия фонды белән берлектә, авыру балаларга булышу буенча уртак проектны дәвам итәләр. Узган юлы без Түбән Камадан Алия Манеевага булыштык. 14 яшьлек Нурия Ибраһимовага да ярдәм кирәк.Табиблар кызга дәвалау курсын үткәрергә тәкъдим итә.
Нурия кечкенә чактан уенчыклар белән дә уйный белмәде. Аларны бер рәткә тезеп куя иде. Бу, әлбәттә, безне борчыды. Күзлек киеп йөри.
Биш яшькә кадәр диярлек Нурия сөйләшми, еш кына хәле бетә. Кайчакларда үзен бик агрессив тота, башкаларга да уңайсызлыклар тудыра.
Кайчакларда ятып идәнгә башын бәрде, үзенә нәрсә кирәклеген аңлата алмады.
Кыз тернәкләндерү үзәгендә курслар уза, мәктәптә аның белән индивидуаль дәресләр үткәрәләр. Шуннан соң, Нурия мөстәкыйльлеккә өйрәнә. Өйдә тәртип ярата, музыка тыңлый. Көйләрне тиз ота, рус, инглиз җырларын башкара.Тик кызга тупланганлык җитеп бетми.
Нурия белән индивидуаль рәвештә күп эшлисе бар әле. Аның белән интенсив форматтагы дәресләр уздырырга кирәк.
Хәзер кызга тернәкләндерү үзәгендә дәвалану 339 мең сумга төшә. Гаиләнең мөмкинлеге юк. Без кызга сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып СМС хәбәр җибәрергә мөмкин. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.