Чирмешән якташларын якынайткан очрашу — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

Чирмешән якташларын якынайткан очрашу

20.04.2022
Чирмешән якташларын якынайткан очрашу

Чирмешән районының Казандагы якташлык җәмгыяте республикада беренчеләрдән булып оешты. Җәмгыятьнең утыз еллыгын “Созвездие-йолдызлык” арт-резиденциясендә билгеләп үттеләр. Кочаклашып, ихлас күрешүләр, Чирмешән осталары әзерләгән тәмле ашамлыклардан авыз итү, туйганчы җырлап-бию хәтерләрдә озак сакланыр әле. Ә Чирмешән якташлары концертыннан җыелган акча Украинадан эвакуацияләнгән гаиләләр һәм балаларга ярдәм фондына күчерелә. Очрашуның күркәм, кызыклы мизгелләре Фәнис Мөхәммәтовның махсус репортажында.

Кеше кая гына яшәмәсен, нинди генә зур дәрәҗәләргә ирешмәсен, күңеле белән кендек каны тамган туган җиреннән аерылмыйча, якташлары белән аралашып, хәл-әхвәл белешеп, булышып яшәгәндә генә, бәхетледер ул.Туган җир сагындыра да, яшәтә дә, өмет тә уята. Читтәгеләргә туган якның күгәргән кадагы да кадерле бит. Чирмешәнлеләр туган як төсе итеп, якташларына күңел җылыларын салып әзерләгән саллы гына күчтәнәчләр, кул эшләрен, иҗат җимешләрен тәкъдим итте.
Чирмешән мишәрләренең бренды булган – Подгорный биюе көе яңгырый башлагач, күпләр яшь чакларны искә төшереп, җилкенеп-җилкенеп биеп алды.
Раушания Сәүбанова һәр якташы өчен җан атып яши, оста оештыручы, якташлар мәнфәгатьләре өчен иганәчеләрне дә җәлеп итә.
Якташлык җәмгыяте эшләнгән эшләре белән республикада яхшы билгеле, һәр елны грант ота. Бу юлы районның җирле үзидарә җитәкчеләрен, мәдәният өлкәсендә казанышларга ирешкән якташларын зурладылар, рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Чирмешән осталары салган мишәрчә әйтсәк, түгәрәк әпәй, телеңне йотарлык баурсак, коштеле, башка тәм-томнар барысы да туган як бизәкләре булып, балачак тәэсирләрен искә төшерде. Тансык чишмәсе суыннан кайнатылган кайнар чәйдән дә авыз иткәч, күңелләр тәмам җылынды.
Пандемия чорында барыбызның да сәламәтлеге сагында уяу торган, тәүлек буена йокы, тынгы күрмәгән табибларны, шәфкать туташларын хөрмәтләделәр.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин медицина хезмәткәрләренә тынгысыз эшләре өчен рәхмәт белдерде, рәхмәт хатларын, районның 90 еллыгы медальләрен тапшырды. Якташлык җәмгыяте активистларына да җылы сүзләрен җиткерде.
“Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем.” Татарстан Президентының эшмәкәрлек буенча киңәшчесе Фәрит Габделганиев якташларына әнә шулай Тукай сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Җәен каникулларны авылда үткәргән балачак мизгелләрен сагынып искә алды. Туган нигезләрне саклап яшәргә чакырды. Изге Рамазан аенда әти-әнисе, туганнары белән Чирмешәннең үзәк мәчетендә Ифтар ашы да уздырганнар.
Чирмешән төбәге талантларга бай. “Созвездие-йолдызлык” фестивале оештырыла башлаганнан бирле, балалар актив катнаша, гомерләрен сәнгать белән бәйләүчеләр дә бар. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановның нәсел тамырлары да Чирмешәннең Элмәле авылына барып тоташа, ул якташларына даими булышып тора. Якташлар туган як белән һәрдаим элемтәдә.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рүзилә Минхәерова очрашуга зур коллектив — йөздән артык башкаручы алып килгән. Район һәм авыл мәдәният йортлары, сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары, китапханәчеләр – бар да тырышкан. Якташлар һәр чыгышны югары бәяләп, гөрләтеп кул чапты, кушылып җырлады, биеде. Якташлар онытылмаслык, күркәм очрашуны бик озак сагынып сөйләрләр әле.
Фәнис Мөхәммәтов, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Парламент хәбәрләре

Парламент хәбәрләре

Бүген халыкара донор көне

Бүген халыкара донор көне

Татарстанның җаны дөньяга аваз сала…

Татарстанның җаны дөньяга аваз сала...

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+