Иң катлаулы чорда да кешелегеңне югалтмау Адәм баласы өчен иң асыл сыфатларның берсе. Төрлечә мохтаҗлык кичерүчеләргә Рамазан аенда ярдәм кулы сузу исә безне тагын да ихласрак,михербанлырак итә.Киләсе сюжетыбыз шундый кайгыртуга бик тә мохтаҗ сабый турында.
Нәниләр сугышны һәм ачлыкны күрергә тиеш түгел дибез,тик аларның кайберләре тыныч чорда да авыр хәлгә эләгә. Мәсәлән Амелия Шаһиева кечкенәдән үк үзе утыра да, башын да күтәрә алмый, аңа ДЦП диагнозы куелган иде. Хәзер аңа операция ясарга кирәк. Ирек һәм Диана Шаһиевлар бар көчләрен куеп 2 миллион 400 мең акча җыя алганнар. Тик бу гына җитми- тагын 2 миллион тупларга кирәк.
Ни кызганыч- күп кенә хәйрия җәмгыятьләре бәлага тарган бу гаиләгә ярдәм итүдән баш тарта.
Реквизиты: 4276 6200 3394 9839
Нәни балага без генә булыша алабыз. Экранда күрсәтелгән реквизитларга сабыйга операция өчен дип хәл кадәри акча җибәреп була.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ринат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары