Республикада 25 апрельдән алып 15 майга кадәр янгыннарга каршы аерым режим кертелә. Бу хакта Татарстанда гадәттән тыш хәлләрдән саклану һәм булдырмау буенча комиссия утырышында белдерделәр. Бу вакытта коры үләннәрне, чүп-чарны яндыру, урман янәшәсендә урнашкан торак пунктларында, бакчачылык ширкәтләрендә ачык утта азык әзерләү тыела. Узган елның шул чорында республикада 1889 янгын теркәлгән, алардан 37 миллион сумлык матди зыян килгән. Күпчелек очракларда янгыннар коры үлән, чүп-чар яндырганда килеп чыккан. Җирлек башлыкларына янгыннан саклану чараларын күрергә кушылды.