«Созвездие-Йолдызлык» фестивале быел Татарстаннан 60 меңнән артык талантны җыйды. Беренче гала-концертта сайлап алу турларыннан иң яхшы кырык номер күрсәттеләр.
«Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография», «Алып баручы», «Җырда иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә үзләренең осталыкларын расладылар..22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында йомгаклау гала-концерты уза. Бу көнне проектның Гран-при һәм «Республика байлыгы» махсус бүләгенә ия булучыларның исемнәре ачыклана.