Әлмәттә яшәүчеләргә тыштагы һава температурасын, дымлылык, һаваның пычрану дәрәҗәсен өйдән чыкмыйча да белү мөмкинлеге барлыкка килде. Шәһәрдә экодатчиклар куллана башладылар. Әлеге җайланманы әзерләүдә шәһәрнең Кванториум үзәгенә йөрүче балалар катнашкан.
Бу яшүсмерләр компьютер уены белән мәшгуль түгел. Мөһимрәк эшләре бар. Мөгаллимнәр ярдәмендә экодатчиклар булдырганнар. Ул Кванториум үзәге һәм экология департаментының уртак проекты.
14 яшьлек Ислам Габдрахман бистәсе мәктәбендә укый, атнага ике тапкыр Кванториумдагы ИТ-технологияләре дәресләренә йөри.
Фатирдан яки өйдән чыкмыйча гына,һава торышы, дымлылык турындагы күрсәткечләрне белеп була.
Гади микроконтролерга датчиктан мәгълүмат алына. Мониторда барысы да ачык күренә.
Мәгълүмат мобиль интернет ярдәмендә җибәрелә. Мәгълүмат базасын булдыру, сайтны эшләү, мәгълүматны эшкәртү – квантум үзәгенә йөрүчеләрнең бурычы шулар.
Экология департаментында акыллы җайланманы бәяләделәр инде. Элегрәк, язгы-көзге чорда белгечләр, экология министрлыгы мониторингыннан соң гына, мәгълүмат алалар иде. Хәзер датчиклар оператив эшли.
Шәһәрдә 5 датчик урнаштырылган. Алар Панорама боҗрасы, Төзүчеләр-Шевченко, Фәхретдин-Ленин, Шевченко-Фәхретдин урамнары чатларында урнашкан. Тиздән тагын биш датчик куела. Яңа анализаторлар Зарипов-Шевченко, Совет-Фәхретдин, Төзүчеләр-Бигаш боҗраларында һаваның чисталыгын ачыклап торырга тиеш.
Катерина Машенцева, Антон Николаев, Татарстан яңалыклары, Әлмәт.