15 апрельдә бөтен татар дөньясында халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне билгеләп үтелде. Истәлекле чаралар Тукай Әдәби музеенда иртәдән үк башланды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Нәкъ 1913 елның 15 апрелендә Татарстанның бөек шагыйре, Габдулла Тукай Казанда вафат була. Максим Горький дә язган “Ул ачлыктан һәм чахоткадан үлгән”.
Тукай Казаннның Клячкин шифаханәсендә вафат була. Гомеренең соңгы көннәрендә дә, үлем түшәгендә ятканда да шагыйрь каләмен кулдан төшерми, иҗат итәргә үзендә көч таба. «Шөһрәт», «Хәстә хәле», «Толстой сүзләре», «Буш вакыт», «Кыйтга», «Мәктәп» исемле шигырьләрен, дуслары Фатих Әмирханга, Әхмәдгәрәй Хәсәнигә, Зәйнәп Хәсәниягә хатлар яза. Искә алу көнендә Габдулла Тукай музеенда шагыйрьнең популяр әсәрләре яңгырый.
Музейның беренче катында тамашачыларга шагыйрьнең моңлы әсәрләре тәкъдим ителде, шул ук вакытта балаларга икенче катта музей буенча экскурсия үткәрелде.
Габдулла Тукай бик катлаулы һәм авыр тормыш юлын уза. Әммә үзендә бар авырлыкны да шигырьгә әйләндерерлек көч табып, дөньяга гүзәл әсәрләр калдырган.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары