Ураза сүзенең мәгънәсе читләшү, ерагаю булса да ул киресендә мөэмин-мөселманнарны берләштереп торучы ай. Авыз ачу өчен оештырылган ифтар мәҗлесләренең кайберләренңдә меңәрләгән кеше катнаша. Шушы көннәрдә татарстан диния назәрәте дә гадәттәгечә журналистлар өчен ифтар үткәрде. Туган авылым милли комплексына узган журналистлар ифтарыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Сүз дә юк журналистларның барысын да чакыру мөмкин түгел. Һөнәри ифтарга беренче затлар , ягъни республикакүләмендә гаммәви чаралар эшен әйдәп баручылар, телевидение, радио җитәкчеләре, газет-журналларның баш мөхәррирләре һәм диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә булган хәбәрчеләр дәгъвәт ителә.
Кайберләренең фидакар хезмәте рәхмәт хатлары тапшырып билгеләп тә үтелде. Еллык эшкә нәтиҗә ясау да традициягә кереп китте. Мөфти үз вазыйфасына керешкән көннән үк ислам динен халыкка җиткерүдә журналистлар имамнарга караганда да күбрәк өлеш кертә дип белдергән иде.
Адәм баласы ризыкка гына түгел, рухи азыкка да мохтаҗ. Эшмәкәр-иганәче Радик Абдрахмановны күп еллар буе татар әкиятләрендә каһарман булмау борчый. Шуңа Туган батыр дигән әкияти каһарман уйлап чыгара.
Халкыбыз әкиятләргә бай үзе. Калын-калын китаплары да бар. Әмма Камырбатыр белән Таңбатырдан ары китеп булмый. Хәтта хәйләкәр былтырның да хәзерге заман балалары фикер сөрешеннән, табигатьне саклауылар белән мәшакате килеп туарга мөмкин . Ә Туганбатыр бу җәһәттән , теләсә нинди явызлыкны, кыенлыкны җиңә алган үрнәк герой. Ифтар башланыр алдыннан видеоролик аша әкиятне укып чыккан балаларның фикерләрен дә ишеттек.Алар әкият геройларының рәсемнәрен сайлауда катнашкан. Ә Туганбатыр маҗараларын язучы –драматург Зөлфәт Хәким уйлап тапкан.
Зөлфәт Хәким әлеге әкиятне тәрбияви роле булсын дип язмадым ди. Бала әлеге әкият аша хыялын баета, мавыга, соклана. Балалар бакчасындагы яңа ел , яисә башка иртәнге бәйрәмнәрдә бетман булып түгел ә туган батыр булып киенә башлый.Менә шул вакыт әкият тә чынбарлыкка күчә.
Диния нәзарәтенең журналистлар белән аңлашып эшләү өлгесен булдыруда хәзрәтнең дә өлеше зур. Аеруча яңа медиа технологияләрен өйрәнеп журналистлар арасында айти мөфти дигән исем дә алды.
Көч бердәмлектә, фикердәшлектә. Вәгазь сөйләү нәшид башкару да җәмәгатҗ ифтарларының алыштыргысыз бер өлеше. Бу юлы шулай ук кылыч һәм таякның асыл мәгънәсе аңлатылды. Викторина аша Ислам динен әйбәт белән журналист исеме дә ачыкланды. Иң зур баллны Альфред Мөхәммтрәхмов җыйды.
Мөршидә Җиһан, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.