Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар.Матбугат күзәтүен газеталардан башлыйбыз.
“Шәхри Казан” газетасы үзенең кыйбласына тугъры калып, беренче битенә колакка ятышсызрак исемне чыгарган.
Газета шул рәвешле авыл халкына бик якын булган проблема-каз-үрдәк бәпкәләренә, чебешләргә бәя артуы турында чаң сугып күрсәтергә уйлагандыр. Язмадан аңлашылганча, Россиягә карата кертелгән тыюлар аркасында безгә кош-корт йомыркалары керми башлаган hәм шунлыктанбәпкәләр hәм чебиләрг дә бәяләр дә күзгә күренеп арткан.”Элек үзләре өчен 50 чеби алган булсалар, хәзер 20 белән генә чикләнәчәкләр. Узган ел тавыкларны 180 сумнан саткан булсак, быел инде алар 260 сум тора”,-дип сөйләгән кошчылык белән шөгыльләнүче бер фермер ханым. Шунысы гаҗәп, бәя артканда, без дә калышмыйк диптер инде,үзебезнең катнашазык җитештерүчеләр дә әле кичә генә килграммын 40 сумнан саткан булсалар, бүген шул ук азыкны 55 сум итеп куйганнар. Димәк, авыл кешесенә дә авыз тутырып ит ашавы авырлаша болайга киткәч. Аллаh ярдәменнән ташламасын дияргә генә кала.
Шул ук “Шәхри Казан” газетасы үз укучыларының зәвыгын күтәрү өчендерме, әллә киресенчә, манчу форматындагы язмалар белән күбрәк укучылар җыю өчендерме, эстрададагы килделе-киттеле җырлар башкаручыларны тәнькыйть утына тоту алымын үз итте. Бу юлы “Җырның җыртыгы бар” сәхифәсендә Иркәгә эләккән. Андый чакларда мәрхүмә Хәмдүнә апа “Чәйнәп-чәйнәп карадылар, йөталмадылар әле” дип җавап бирә торган иде.
“Ватаным татарстан” газетасы үзенең беренче битенә язгы ташу темасын чыгарып биргән.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының раславынча, Татарстанда 200ләп торак пунктка су басу куркынычы яный икән. Газета журналисты су баскан төбәкләрдәге хәлләрне сурәтләп кенә калмыйча,йортка су керү куркынычы янаса, нишләргә, кемнән ярдәм көтәргә кебек сорауларга да җавап табарга тырышкан. Баксаң, су басуның эыяны белән бергә файдасы да җитәрлек икән. Бары тик безгә язгы ташу белән бергә яшәргә өйрәнәсе генә кала.Газетада шулай ук татарның беренче булып Советлар Союзы герое исеме алган Гыйльфан батыршин турындагы язманы да күпләр кызыксынып укыганнардыр дип уйларга кирәк. Дару котлыгы дип шомланган кешеләрне тынычландыру өчен газета тулы бер битлек язма бастырган. Кыйммәтле даруларны алыштырырлык ак төймәләр исемлеген кисеп алып саклауга куючылар да булгандыр әле.
Сәясәтчеләрнең хаталары халыкка афәт булып ишелеп төшә. Украинадагы махсус операция меңләгән, миллионлаган кешеләрнең язмышын качаклыкка китереп тоташтырды. Россиягә генә 348 меңнән артык шундый качак килеп егылган. Шуларның Татарстанга кайтучыларның авыр язмышы белән “Сөембикә” журналыннан укып танышырга була. Әби-бабайлар тик торганнан гына әйтмәгән инде аны-махсус операцияләр генә була күрмәсен дип.
Хатын-кызлар өчен чыгарылучы журналның бу санында теге яки бу өлкәдә аеруча тырышлык күрсәткән асыл затларыбыз турында язмалар җитәрлек. Әмма шулар арасыннан журналның элеккеге мөхәррире мәрхүмә Венера апа Ихсанованың килене белән ничек яшәгәнлекләре турында килененең авызыннан алып язылган “Сагыну” дип аталган язма аеруча игътибарны җәлеп итә. Матур тормыш итим дисәң әнә шундый матур кешеләрнең тормыш тәҗрибәсенә дә колак салырга кирәктер ул.
Тормышыбызда сагынып искә алырлык мизгелләр күбрәк булса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!