“Ленин” исемендәге мәдәният йортында Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның “ Балкыш” фестивале уздырылды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
Әлеге фестиваль өлкән яшьтәге әби-бабайларны 2012 елдан бирле иҗатка илһамландыра башлады. Бүгенге көн дә “Балкыш” фестивале өлкәннәрне рухландыра, дәртләндерә һәм яшәү яме өсти. Катнашучыларның сайланып алынган җырлары- эчке халәтне күрсәтә, ә тамашачыларның күңел кылларын тибрәтә. Һәрбер башкарган җыр яки бию тамашачына яшь чакларга алып кайта, баш-аяк белән хатирәләргә чумдыра. Иң өлкән катнашучыга 90 яшь, аңа карамастан фестивальда бик теләп катнаша, ел саен яңа костюм, җыр әзерли. Тамашачыларны һәм жюри әгъзәләрен иҗат җимешләре белән куандырып тора.
Фестиваль «Автор-башкаручы», «Нәфис сүз», «Эстрада вокалы» һәм баәка номинацияләрдә оештырылды. Һәрбер башкаручы күңеленә хуш килгән иҗатын жюри әгъзәренә тәкъдим итте.
Гала — концерт 29 апрель кцнне Филармония концертлар залында уздырыла.
Динә Нәҗметдинова, Александр Решёткин, Татарстан яңалыклары