Луганск һәм Донецк халык республикалары гражданнарына гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Ростов өлкәсенә кием-салым, гигиена кирәк-яраклары, ашамлыклар тутырылган 15 тоннага якын тартма җибәрелде. Ә Украинада махсус операциядә катнашучыларга өй шратларында әзерләнгән сый-нигъмәтләр җыйганнар.
Саллы ярдәм. Халык фронтының яшьләр штабына эвакуацияләнүчеләргә җыелган әйберләрне китерделәр. Бу тартмалар Татарстан христианнар Советында берләшмәсе һәм Казан инновацион университетыннан китерелде.
Елизавета Жукова стендап убрать
Тартмаларны Луганск һәм Донецк гражданнарының шәхси ихтыяҗларыннан чыгып төрләргә аералар, шуннан соң вакытлыча урнаштыру пунктларына җибәрәләр. Ә Ростов өлкәсенә беренче чиратта кирәк булган әйберләр, китаплар, техника җибәрелә.
Даруларга да ихтыяҗ зур. Татарстан мохтаҗларга медикаментлар, дезинфекция препаратлары белән дә ярдәм итә.
Тиздән дарулар белән аерым автопоезд китәргә тиеш. Хәзер Луганск хастаханәләренә дарулар бик кирәк.
«Татарстан хатын-кызлары» оешмасы да ярдәм итә. Украинадагы хәрбиләргә өй шарталрында әзерләнгән 30 тоннага якын сый-нигъмәтләр — чәк – чәк, бал, кайнатма, тозланган яшелчә, башка ризыклар җибәргәннәр.
Әлеге тартмаларда тәмле күчтәнәчләр генә димәс идем, аларга күңел җылысы, игелек тә салынган бит.
Елизавета Жукова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.