Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында балаларга һәм ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү өчен цифрлы платформа булдыру турында фикер алыштылар.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәрбия эшен оештыру, психология өлкәсендә белем җитмәү һәм квалификацияле кадрларга кытлык проблемаларына тукталды. Белем бирү тирәлеге иминлеген комплекслы тикшерү турындагы тәкъдимнәр әйтелде.