Иннополиста әзерләнә торган уннарча Ай ти казаныш чит ил аналогларын алыштыра ала. Аларның бер өлеше Россиядә кулланыла инде. Болар-программалар белән тәэмин итү өчен компьютерлар, операцион система өчен смартфоннар. Иннополис белгечләре тагын нинди яңалыкларны кулланышка әзерли? Хәбәрчебез кызыксынды.
Россиядә иң зур роботлаштырылган 3Д принтерда яңа программалар белән тәэмин итүне сыныйлар. Бастыру җайланмасы белән идарә итү системасы Россиядә эшләнгән. Җәйгә Иннополис университеты галимнәре яңа ачышлар ясарга җыена. 5 метрлы пластик көймә бастырырга планлаштыралар.
Иннополис шәһәрендә гамәлгә ашырыла торган йөздән артык проект киләчәктә илебезне цифрлаштыруга юнәлдерелгән. Шуларның берсе — «Мой офис» пакеты, Россиянең кайбер компанияләрендә ул Microsoft продуктларын алмаштырган инде. Илдәге беренче Аврора мобиль платформасы IOS һәм Android ның аналогы булып тора. Шулай ук популяр Zoom системасы сервисларын да үзләштерәләр.
Җәй ахырына Казанда иң зур бизнес-инкубатор, балалар ИТ-паркы, киберполигон барлыкка килә. Барысы да яңа «Спартак»ИТ-паркында урнаша. Хәзер Иннополиста 323 компания эшли, шуларның 97 проценты- Россия компанияләре. Татарстанда ИТ-инфраструктурасын үстерү буенча барлык планнар да саклана. Белгечләрне республикада калдыру чаралары күрелә.
Александр Шмагин, Ринат Сәхибгәрәев,Татарстан яңалыклары.