Татарстанда «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме гамәлгә куелды.
Республика президенты Рөстәм Миңнеханов бу турыдагы указга кул куйды,Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе брифингта хәбәр иткәнчә, әлеге мактаулы исем предприятиеләрнең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән зур өлешен бәяләргә мөмкинлек бирә. Икенче Бөтендөнья сугышы елларында алар хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иттеләр.