Май бәйрәмнәрен исәпкә алып, быел салым хезмәтенә декларацияне 4 майны да кертеп, тапшырып була. Моннан тыш, гражданнардан салым тотып калынган акчаны ала торган хезмәтләр исемлеге арта. Әйтик, хәзер фитнес — залда дәресләр үткәрүгә тотылган акчаның бер өлешен дә кире кайтарырга мөмкин. 2013 елда татарстанлылар 3 млрд. сумга якын акчаны кире кайтарса, узган ел бу күрсәткеч 12 млрд. сумга якын булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә әйтелде. Тулырак чираттагы сюжетта.
Спорт һәм фитнес белән шөгыльләнүнең файдасы тагын да артты. Даими физик күнегүләр сәламәтлекне ныгытудан тыш, акчаны да янга калдырырга мөмкинлек бирә. Быелдан башлап спорт залларында шөгыльләнгән өчен салым акчасы кире кайтарыла. Шулай ук түләүле укуга, дәвалануга тотылган акчаның да бер өлеше кайтарыла. Милек сатканда яки сатып алганда, ипотека буенча процентлар түләгәндәге салымнар да хуҗаларына бирелә.
Быел да бу тенденция дәвам итә. Салым органнары мондый активлык өчен кешеләрне мактыйлар гына.
Татарстанлылар салым хезмәте белән шәхси кабинет аша хезмәттәшлек итүне өстен күрә. Бу җиңелрәк тә, вакыт та янга кала.
Эшмәкәрләргә, нотариусларга, адвокатларга һәм милекне арендага бирүчеләргә яки лотереяда откан кешеләргә ашыгырга кирәк. Шулай ук милек сатып алучыларга, сатучыларга, бүләк итеп торак яки транспорт алучыларга, кыйммәтле кәгазьләре булучыларга да түләүне тизләтү зарур. Тулаем Татарстан буенча декларацияләнгән салымнарның гомуми суммасы 1 млрд. ярым сум булыр дип көтелә.
Инна Данилова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.