Һәр елны язгы ташу вакытында Минзәләнең Элеватор микрорайонындагы берничә урамын су баса, транспортка да, җәяүлеләргә дә йөрү кыенлаша. Кайбер йортларга хәтта җәяүләп барып җитеп тә булмый.
Без пычрак судан бер адым атларга да батырчылык итмәдек. Җирле халыкның әйтүенчә, урамда грунт шактый юылган, чокырлар хасил булган. Урам шәһәрдән аерылган.
Ольга берничә көн инде су басудан интегә. Кар суларының бөтен агымы аның участогы аша уза.
Элеватор микрорайонында барлык грунт юлларын да су баскан, чокырлар хасил булган. Шәхси машиналарны йорттан йөз метр читтә калдыралар.
Базларга су төшә, участокларны су баса. Кар суын агызу өчен ерганаклар ясыйлар.
10 ел элек төзелә башлаган микрорайонда 400ләп йорт төзелгән. Юлларга вак таш җәелмәгән, кар сулары агарга торбалар сузылмаган. Хакимияттә бу проблеманы хәл итәргә ышандырдылар.
Хакимияттә микрорайондагы башка юлларга да вак таш җәергә җыенуларын әйттеләр. Тик әлегә бу эш быелгы планга кермәгән.
Фирүзә Насыйрова, Ленар Хәбибуллин, Минзәлә.