“Үткәннәрнең күбе онытылса да, төзәлсә дә илем ярадан, җуелмаслык эзләр сакланалар, юк, килмәсен ул чор яңадан!”. Дәһшәтле сугыш елларыннан соң дистә еллар узса да, ул вакыйгалар хәтердә кабат-кабат яңара. Сугыш чоры балаларының да киләчәк буынга сөйләр сүзләре күп. Ул елларның авырлыкларын нәни җилкәсендә күтәргән Югары Наратбаш авылында яшәүче Габделхак Гыйззәтуллинның истәлекләре киләсе язмада.
Габделхак абый хатирәләрен яңартып, иске фотосурәтләрне барлый. Гаиләдә алар 5 бала үсә. Сугыш башланганда төпчекләренә нибары 3,5 яшь була. 1942нче ел башында әтиләрен фронтка алалар. Ни кызганыч, ул кире әйләнеп кайтмый, сугышта һәлак була.
1943нче елның гыйнвар аенда олы абыйларына да повестка килә. Аларга сугышның иң ачы вакытлары эләкте, дип искә ала Габделхак абый. Дошманны куып Берлинга кадәр барып җитә ул. 1946нчы елны туган якларына әйләнеп кайта. Авыр яралар алган була.
Икенче абыйсы 1944нче елны ФЗОга укырга китә. Озакламый әйләнеп кайта. Шул елны авылда окоп казуда катнашырга туры килә аңа. 10 гаиләгә бер окоп казу бурычы куя колхоз бригадиры.
Габделхак абый бу эш артыннан тәрәзә аркылы күзәткәнен хәтерли. Үзе катнаша алмый, кечкенә була. Шулай да аның нәни җилкәсенә дә авырлыклар төшми калмый. Апасы белән бакча башындагы мунчаны сүтеп, мичкә утын итеп якканнары бүгенгедәй истә. Әнисенең чарасызлыктан куш амбарны сатып җибәрүе дә онытылмый.
Онытырга теләп тә оныта алмаган хатирәләр бихисап, ул елларда күргән авырлыкларны сөйләп кенә аңлатырлык түгел, ди Габделхак абый. Сугыш чорында күргәннәр онытылмасын да, кабатланмасын да иде дип тели ул.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.