Ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган Тукай премиясе кандидатлары белән очрашу матур бер гадәткә әйләнде. Быел да ул Казанның Габдулла Тукай музеенда узды.
Тукай премиясе — лаек кешеләрнең иҗатларын таныту мөмкинлеге. Быел элекке елларда аермалы буларак — 19 кандидат. Алар арасында театр һәм башка берлекләр аша теркәлгәннәр дә бар. Олуг премиягә Башкортстан, Әстерхан, Себер татарлары да үз кандидатларын тәкъдим итеп караган.
Габдулла Тукай әдәби музеенда 2022 елда Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар «Әйдә халыкка хезмәткә!» очрашуында бер-берсе белән якыннан танышып, фикер алышты.
Рашат Низамиев Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев турында роман, композитор Фәрит Яруллин турында драматик повесть һәм Рөстәм Яхин турында поэма язган өчен тәкъдим ителә.
Намзәтләр арасында Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы – Фирдәвис Ханов та бар. Россиянең һәм Татарстанның Атказанган архитекторы – Түбән Камадагы берничә әһәмиятле объект авторы. Бу Сабантуй мәйданы, Красный Ключ яр буе, Үзәк Җәмигъ мәчет, Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркы. Ул тулысы белән шагыйрьнең иҗатына багышланган.
Музейда тамашачылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, әдәби әсәрләрен тыңлый алды.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.