Буа ветериная техникумында «Батырлык дәресе» узды. Дәресне Татарстан буенча Десантчылар берлеге әгъзалары Юрий Суворов һәм Әфганстан, Чечня сугышлары аша үткән сугышчан хәрәкәтләрнең чын геройлары үткәрде. Алар студентларга хезмәт итү, төрле халыклар дуслыгы турында сөйләделәр. Тулырак алдагы язмада.
Десантчылар үзләренең тормыш юлын, һөнәргә ничек килүен, Ватанны саклаучыга нинди сыйфатлар хас булуы хакында сөйли. Чарада шулай ук Буа муниципаль районының чик сакчылары берләшмәсе вәкилләре дә катнаша. Мондый дәресләр бөтен республика буенча үткәрелә.
Очрашу инициаторлары – техникум студентлары һәм “Форпост” оешмасы активистлары. Чара мәктәп укучыларында да, студентларда да зур кызыксыну уята, ди оештыручылар.
Мондый чаралар техникумда даими рәвештә уза. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү озак еллар дәвамында гамәлдә булган иң мөһим юнәлешләрнең берсе.
“Батырлык дәресе” ахырында десантчылар студентларны Коркачыктагы десантчылар мәктәбенә ярышка чакырдылар.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.