Хәзерге заман сәнгате галереясендә рәссам Ольга Мичиның уникаль фотокүргәзмәсе тәкъдим ителде. Якты портретлар, гадәти булмаган битлекләр – әлеге барлык масштаблы эшләр Африка, Азия һәм төньяк халыклары мәдәниятен саклауга багышланган.
Чукотканда яшәүче кеше кулында смартфон, Африка кешесе кулында – утлы корал. Әнә шулай цивилизация Африка, Азия һәм Ерак Төньяк кавемнәренең гадәти табигый яшәешен берләштерә. Кече халыкларның портретларын автор әнә шулай сүрәтли. Рәссам Ольга Мичи күргәзмәсе игътибарны җәлеп итә.
Төп халыкларның заманча яшәеш формаларына «Лицо божества» дигән икенче фотокүргәзмәдә зур урын бирелгән. Уникаль битлекләр кече халыкларның тормыш рәвешен чагылдыра алар хәзерге чынбарлыкка туры килә.
Биредә цивилизация белән табигый дөнья очраша. Заманча технологияләр кулланып ясалган фоторәсемнәр, экспонатлар цифрлы дөньядан ерак булган халыкларның мәдәнияте турында сөйли. Казандагы хәзерге заман сәнгате галереясендәге ике фотокүргәзмәне дә 5 июньгә кадәр карарга мөмкин.
Диана Дасаева, Татарстан яңалыклары.