Бүген – Космонавтика көне. Шул уңайдан Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республика халкын котлады.
“Галәмне өйрәнү төрле фәнни-техник тармакларда алгарышны тәэмин итә, инвестицияләр кертүгә яңа ихтыяҗ тудыра. Галәм эзләнүләре ил икьтисадын алга этәрә. Татарстанда яшь буын ил космонавтикасының танылган галимнәре һәм практиклары эстафетасын лаеклы кабул итеп алсын өчен, шартлар тудырыла. Гамәли фәннәр белән мавыккан сәләтле укучыларның киләчәктә галәмгә бәйле зур ачышлар ясаулары мөмкин. Кешелек тарафыннан тудырылган сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән куркынычлар – авыруларны, низагларны, шулай ук табигый күренешләрне әйләнә-тирә мохит турындагы белемнәрне даими арттыру юлы белән генә уңышлы җиңеп чыгарга мөмкин,” — диелә Алексей Песошин котлавында.