Катлаулы вәзгыятьтә татарстанлылар бүген Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасыннан эвакуацияләнгәннәргә ярдәм күрсәтә.
Республикабызга килүчеәр өчен кием-салым һәм беренче кирәк-яраклар җыю бара. Алар шифаханәләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә урнаштырылган. Донбасс территориясендә булганнар өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Татарстанда параллель рәвештә балалар әдәбиятын кабул итү, китап — Донбасс акциясе уза.