Сәхнәләрдә чын иҗади баталия башлана, анда Татарстанның иң талантлы балалары җиде номинациядә үзләренең сәнгать өлкәсендәге сәләләтләрен күрсәтте. Казанда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы уза. Тулырак мәгълүмат Искәндәр Гыймалтдинов язмасында.
Катнашучыларның барысы да проектның ун зона этабынданда җиңү яулап килгән. Сайлап алу турларында чыгыш ясаган 20 меңгә якын баланың 5,5 меңе Казанда очрашты. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.
Төп сәхнәдә җиңүчеләрнең исемнәре, шулай ук быел ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарафыннан оештырылган «Милли мәдәниятне саклау өчен» махсус приз ияләре билгеле булыр. Бу призга лаек булган талантлар дәүләт ансамбле белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга чакырыла. Шулай ук җиңүчегә профессиональ тавыш яздыру студиясендә җыр язу мөмкинлеге дә бирелә.
Балаларга Фестивальнең Гала-концертында катнашу мөмкинлеге өчен көрәшергә туры киләчәк.Әлеге зур чара, гадәттәгечә, 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында уза.
Искәндәр Гыймалтдинов, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары