«Яшь гвардия» штабы активистлары Донецк һәм Луганск халык республикларыннан эвакуацияләнгән кешеләргә әйберләр җыюны дәвам итә. Беренче чиратта өлкәннәр һәм балалар өчен кием-салым,
озак вакыт саклана торган ашамлыклар, шәхси гигиена әйберләре кирәк. Көн саен яшь гвардиячеләр гуманитар ярдәмне иртәнге сәгать 8дән алып, кичке 8гә кадәр Маяковский урамы, 24а адресы буенча кабул итә. Казаннан Ростов өлкәсенә гуманитар йөк төялгән ике Фура машинасы килеп җитте, Донецк һәм Луганск республикларында яшәүчеләргә беренче кирәк-яраклар таратылды.