«Фермер мәктәбе»н тәмамлаучылар сертификатлы булды — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

«Фермер мәктәбе»н тәмамлаучылар сертификатлы булды

08.04.2022
«Фермер мәктәбе»н  тәмамлаучылар сертификатлы булды

Ярдәм алуга ук, эшкә дә керешкәннәр. Казан аграр университетында Татарстанда «Фермер мәктәбе» белем бирү проектын тәмамлаучыларга грантлар алу өчен сертификатлар тапшырылды. Яшь эшмәкәрләр үз бизнес-проектларын кайсы юнәлешләрдә гамәлгә ашыра? Бу хакта киләсе репортажда.

Ике ай дәвамында фермер мәктәбендә 40 кеше дүрт юнәлеш — «Терлекчелек», «Кошчылык», «Атчылык», «Үсемлекчелек» буенча белем алды. Грант алучыларның берсе — Әгерҗе районыннан Рөстәм Гобәйдуллин. Профессиональ педагог тагын бер һөнәрне үзләштерергә булган.
Сөт җитештерү өлкәсендә бизнес-проект әзерләгән. Сыйфатлы сөт җитми, шуңа күрә 50 баш савым сыерга исәпләнгән ферма бик кирәк, ди.Терлекләр санын арттырырга да мөмкин.
Оксана Посадская грант ярдәмендә Чүпрәле районында чикләвек үстерә башлаган, ә Нурлаттан Шамил Амагомедов ат үрчетү белән шөгыльләнергә уйлый. Аграр университет белгечләре һәм галимнәре үз шәкертләре белән киләчәктә дә элемтәдә торырга, практик киңәшләре белән булышырга җыеналар.
Авыл хуҗалыгына профессиональ кадрлар әзерләү өчен тармак министрлыгы, профильле югары уку йорты, бизнес һәм фермерларның мөмкинлекләрен берләштерергә кирәк. Россельхозбанкның Татарстандагы филиалы җитәкчесе хәзерге шартларда проектны уникаль дип атады.
«Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар үзләренең финанс белемнәрен арттырдылар, бизнес алып баруның юридик нечкәлекләрен белделәр,хәтта цифрлы инструментлардан да файдаланырга өйрәнделәр. Бу өлкәдә эшләргә теләүчеләр аз түгел, шуңа күрә республикада әлеге проект дәвам итә.
Дмитрий Второв, Дамир Мөхәммәтханов,Татарстан яңалыклары.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Без кырык беренче ел балалары — киноэкранда

Яңалыклар (8.04.22)

Шәһәрнең төп су чыганагына пычрак сыеклык ага

Хәерле көн, Татарстан! (8.04.22) Мәсгудә Шәмсетдинова -Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Махсус сәхифә

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+