Татарстанда вакытлы матбугатка язылу ункөнлеге башланды. Әбүнәчеләр газета-журналларга 13 процент ташлама белән языла ала.
“Татмедиа” мәгълүмат агентлыгының теләсә кайсы басмасы – популяр журналларга, район газеталарына, татар телендәге балалар матбугатына язылырга була. “Тамедиа” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйковның әйтүенчә, хәзер басмаларны сатуда төрле мөмкинлекләрне кулланалар. Татар матбугатын маркетплейслардан, метро туктлышларындагы махсус автоматлардан да сатып алырга мөмкин. Иң мөһиме – әбүнәчеләрне саклап калу.