Казанда шәһәркүләм “Татар кызчыгы, Татар малае-2022” бәйгесенең турлары уза. Кызлар аш-су йортында чәк-чәк пешерү һәм сөлге чигү серләренә төшенсә, малайлар өчен
80нче Каюм Насыйри исемендәге мәктәптә көрәш ярышы узды. 6-7 яшьлек сабыйлар келәмдә матур көрәш алымнарын күрсәтте, соңрак кызыклы эстафета узды. “Татар кызчыгы, татар малае” шәһәркүләм бәйгесенең финалы 25 апрель Кариев театрында узар дип көтелә.