Балалар мәнфәгатьләре хакына. Татарстанда 1 нче майдан 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә башлый.
Әлеге пособиеләр төбәктә җан башына яшәү минимумыннан кимрәк булган аз керемле гаиләләргә исәпләнгән. Пособие суммасы керемгә бәйле – ул бер балага яшәү минимумының 50, 75 яки 100 проценты күләмендә булырга мөмкин. База күләме 50 процент, ягъни 6 мең 150 сум. Пособие 1 апрельдән бирелә. Гаризаны 1 майдан соң тапшыргач, гаиләләр берьюлы ике айлык пособиене ала.