Бер-берсенә һәм яшәү урыннарына да тугры калганнар. Татарстанга аккошлар кайтты. Аларны Әгерҗе районының «Кичкетаң» тыюлыгы территориясендә күргәннәр. Аккошлар сай ачык сулыкны ярата. Бу урыннны да үз иткәннәр. Хәзер әлеге кошларны Татарстанның барлык районнарында да күзәтергә мөмкин. Шул ук вакытта аккошлар республиканың Кызыл китабына кертелгән.