«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Төзүчеләр территорияләрне төзекләндерергә әзер. Быел кайбер ишегаллларын чиратсыз тәртипкә китерү мөмкинлеге дә барлыкка килде. Кайсы җәмәгать киңлекләрен сайлап алу өчен тавыш бирергә мөмкин. Анда 204 объект кертелгән. Шулай ук 200 ишегалды сайлап алына. Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итә.
Эшләр кайчан, нинди тәртиптә башлана? Бу хакта киләсе язмада.
Казандагы гадәти ишегалды. Иске таганнар, ярымҗимерек комлык, подъезд янында машиналар. Республика буенча мондый ишегаллары-меңнәрчә. Алар төзекләндерүгә чиратка куелган. Халыкка төзелеш техникасы килү процессын тизләтергә тәкъдим итәләр. 15 апрельдән территорияләрне төзекләндерү өчен тавыш бирү башлана.
Үз ишегалдынны да, скверны да сайларга була.
Санкция басымы-республика программаларын тормышка ашыруга берничек тә йогынты ясамый.
Чит ил материаллары кулланыла торган проектлар буенча Россия базарында альтернатив вариантлар эзлиләр. Ә Безнең ишегалды программасында инде 2 ел үзебезнең товар җибәрүчеләре катнаша.
Александр Шмагин. Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.