Казан волонтерлары Украинадан эвакуацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә. Мохтаҗларга беренче чиратта җылы өс һәм аяк киемнәре кирәк. Элемтә чаралары белән дә ярдәм итүләрен сорыйлар.
Татарстанга килүчеләрнең күбесенең үзләре белән документларыннан башка әйберләре юк диярлек. Волонтерлар аларга беренче чиратта кирәкле әйберләр җыялар.
Бу пунктта бер генә буш киштә дә юк. Хезмәткәрләр башта әйберләрне төрләргә аера. Алар чиста, яхшы хәлдә булырга тиеш.
Вакытлыча урнаштыру пунктларына йөзләгән тартма җыелган.
Эвакуацияләнгән кешеләр беренче чиратта җылы әйберләргә мохтаҗ. Өлкәннәр, балалар өчен курткалар, сезонлы аяк киеме, спорт костюмнары кирәк. Волонтерлар элемтә чаралары белән дә ярдәм итүләрен сорыйлар.
89178886215, 89872963373
Кайбер эвакуацияләнгән кешеләрнең этләре, мәчеләре берничә көн ач торган. Алар да азык-төлеккә, башка кирәк-яракка мохтаҗ. Әйберләрне җыю пункты ның адресы: 2 нче көньяк-көнбатыш, урамы, 30 йорт. Волонтерлык оешмасының элемтә номерлары экранда күрсәтелгән.
Фирүзә Насыйрова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.