Иделара регионында урнашкан иң эре полиграфия оешмаларының берсе булган “Идел Пресс” матбугат йорты һәм “Татар китап нәшрияте” Казан шәһәренең 187 нче лицей укучылары өчен экскурсия оештырылды.
Аның барышында укучылар газета, журналлар, каты һәм йомшак тышлы китаплар җитештерү процессы белән танышты, югары тизлектә эшләүче бастыру машиналары эшчәнлеген күрде. Татарстанда балалар очен чыга торган журналларның баш мөхәррирләре белән очрашты. “Татмедиа” агентлыгы “Идел-пресс” белән берлектә полиграфия юнәлешендә WorldSkills хәрәкәте белән актив хезмәттәшлек итәләр. Биредә белем алган яшьләр төрле регионара, Россия һәм халыкара чемпионатларынды катнашып җинү яуларга да өлгергән. Мәктәп укучылары белән булган хезмәттәшлек озак көттермәс, биредә киләчәк WorldSkills чемпионнары да тәрбияләнер.