Буа районының Исәк авылы да елдан-ел камилләшә. Балалар өчен ял паркы төзелде, кошчылык фермасы аякка басты дисәк итә була . Ә күптән түгел капчык тегү цехы да ачылды. Шәһәрләшеп килүче авылдан Мөршидә Җиһан репортажы.
Иң кыйммәтлесе -күптөрле тегү өчен махсуслаштырылган оверлоклы машина. Шулай ук капчык авызын эретеп кисүче җайланма да җитештерүчәнлекне арттыруда зур ярдәмче. Ләкин цехта төп көч — тимер машиналарга җан өрүче хезмәт коллективы.
Моннан тыш шикәр комы, хәтта елгадан чыгарылган ком өчен дә капчык кирәк. Җитештерү термины белән әйтсәк мондый төр капчыклар контейнер дип атала. Гади һәм уңайлы контейнерларга иҗтыяҗ барын инвестор эшкә керешкәнче үк өйрәнгән.
Кечкенә генә булса да , төш кенә. Капчык тегү өчен , шулай ук хезмәткәрләргә ял вакытына бүленергә дә шартлар тудырылган, ә биредә чәйләп алу бүлмәсе.
Шәһәр белән авыл арасындагы аерма көннән-көн кими бара дип әйтер заманалар да җитте. Бигрәк тә авыл яшәсен өчен янып йөрүчеләр булган хуҗалыкларда. Исәк авылының төп таячнычы — Ирек Закиров.
Мәктәп дигәннән әлеге цех элеккеге мәктәп бинасы. Ирек Закиров искесендә укыса да яңа бина да кадерле. Гомер буе балалар укыткан әтисе Мөнир, әнисе Рауза хәтирәсе дә саклана биредә. Максатка ирешүгә беренче адымнар ясалган, димәк гасырдан артык тарихы булган мәктәпне яңадан ачуга да өметләр зурдан .
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары