Әле кырда кар эреп бетмәсә дә, язгы кыр эшләренә дә күп калмый инде. Баулы районы игенчеләре кырга чыгарга әзер.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре техниканың әзерлеген тикшерәләр. Малларны кышлату да тәмамланып килә. Авыл хезмәтчәннәре эшенә Көнбатыш санкцияләре ничек йогынты ясады? Чәчүне нәтиҗәле башкарып чыгу өчен мөмкинлекләр җитәрлекме? Баулыдан репортаж.
«Березовские зори» хуҗалыгында мең баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 220 се-савым сыерлары. Һәркайсы көнгә 14 килограммнан артык сөт бирә. Җәен сусыл азык булганда, уртача савым 20 килограммнан артып китә. Сөтне нигездә Баулыга тапшыралар.
Владимир Шевелевның улы, хатыны да хуҗалыкта эшли. Маллар асраудан тыш, игенчелек белән дә шөгыльләнәләр.3 мең гектардан артык сөрүлек җир бар. Арыш, бодай, арпа, көнбагыш игәләр. Хәзер орлыкларны Казанга эшкәртүгә озаталар.
Бу яңа киң колачлы техника. Тырманың киңлеге-18 метр. Аны зур тракторга тагып, кырга чыгаралар. Көнбатыш санкцияләре хуҗалык эшенә берничек тә йогынты ясамаган.
Техника чәчүгә тулысынча әзер. Хәзер Баулы хуҗалыклары җитәкчеләре ашлама кайгырталар. Мул уңышның нигезе — бер гектарга кимендә 70 берәмлек тәэсир итүче матдә кертү.
Баулы игенчеләре җирнең тырмалауга һәм чәчүгә әзер булуын көтәләр. Кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен мөмкинлекләр җитәрлек.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Баулы районы.