Парк һәм скверларны яңарту өчен быелдан ук тавыш бирергә мөмкин. Республика халкы 15 нче апрельдән, иң беренче чиратта төзекләндерүне кайдан башларга икәнен хәл итүдә катнаша ала.
Министрлар Кабинетында шул уңайдан брифинг узды. Халык фикерен белү кайсы парк, сквер, йорт яны мәйданчыкларын тәртипкә китерү өстенлекле булачагын ачыкларга булыша. Барлыгы 204 объектны һәм “Безнең ишегалды” программасы буенча 200 территорияне төзекләндерергә кирәк. Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итә. Брифингта шулай ук Кырлай паркын күчерү һәм Манзара паркы белән бәйле мәсьәләләр дә кузгатылды.