Татар эстрадасы сәхнәсендә көннән-көн яңа исемнәр барлыкка килә. Кайберләре тиз арада танылу ала. Моңа аеруча республикакүләм үткәрелгән дәрәҗәле конкурслар да тәэсир итә.
Алмас Хөсәенов берьюлы ике Рәшит Ваһапов һәм Әлфия Авзалова исемендәге конкурсларның гран-при иясе булды. Шушы көннәрдә ул яңа форматта үткәрелә торган фатирчылар концертын уздырды. Бу хакта тулырак киләсе видеоязмада.
Артистлар үзләре дә тамашачыларга да яңача аулак өйләр гадәткә кергән чара түгел, Шулай да соңгы араларда популярлашып китте. Җырчыга үзен сынап карау, шулай ук яңа буын аудиториясе белән аралашу өчен бер форсат.
Концерт, театрларның даими тамашачысы Миләүшә Гыйләҗева –Закированың фатирчылар очрашуына беренче генә килүе. Үзем өчен ачыш ясадым ди Миләүшә.
Керү ирекле булу сәбәпле, кайчак мондый төр концертларга татар эстрадасын тыңламаган, әмма кызыксынган тамашачылар да килә. Ә бу исә үзәктә узган фатирчылар очрашуы аша яшьләр Әлфия Авзалова исеме, иҗаты белән таныша дигәне сүз.
Әлфия Авзалова үзәгендә фатирчылар еш очраша. Шул рәвешчә яшьләргә тамашачылары белән якыннан аралашырга мөмкинлек бирәбез, һәм әлбәттә Әлфия Авзалова башкарган җырлар онытылмый, гел яңыгарап тора ди төп оештыручы.
Шундый ук хисләр Алмас Хөсәенов белән очрашуга килгән тамашчыларны да биләп алды һәм күмәк җырга әверелде.
Мөршидә Җиһан.Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.