Язгы ташу вакытында башкалада Казансуга торбадан какао төсендәге сыеклык аккан. Бу турыда социаль челтәрләрдә видео барлыкка килде. Бу табигатькә битараф булмаучыларны борчуга салды, ә экологлар әлеге сыеклыкның составын ачыклау белән кызыксынды.
Кемгәдер бу көлке булып тоелырга мөмкин, ә чынлыкта хафага салырлык очрак.
Казан үзәгендә, шәһәрнең төп су чыганагына пычрак сыеклык ага. Видео социаль челтәрләрдә барлыкка килде. Экологлар тикшерүгә чыкты.
Торбадан су агу тукталды, инспекторлар анализ алырга өлгермәде.
Белгечләр пычрак су чыганагын эзләгән арада, бу урыннан узып баручылар аңа игътибар да итми. Бу хәлгә күнеккәннәр инде. Подлужная урамында яңгыр яуганда яки ташу вакытында мондый хәлләр гел кабатланып тора, диләр.
Мондый күренешләр хәзер аерым контрольдә. Республикада санитар-экологик икеайлык барышында, кыштан соң территорияләрне тәртипкә китерәләр. Елгаларга пычрак су агу очракларын яки законсыз чүплекләрне күрсәгез, экология министрлыгына шалтыратыгыз яки интернет чыганаклары аша хәбәр итегез. Табигатьне саклау – барыбызның да уртак эше.
Булат Шакиев, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары