Республикада санитар чистарту икеайлыгы башланды. Өмәләрдә халыкның активлыгын күтәрү, акцияләрне нәтиҗәле оештыру өчен алдан әзерлек чаралары күрелде.
Татарстан радиосының чираттагы турыдан-туры эфиры шушы һәм әйләнә-тирә мохитны саклауның актуаль мәсьәләләренә багышланды. Республика экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе Радик Нәҗметдинов белән өлкән белгеч Нәргизә Галимова санитар икеайлыкның үзенчәлекләре турында сөйләделәр, тыңлаучыларның табигатьне саклауга кагылышлы сорауларына җаваплар бирделәр. Радик Нәҗметдинов безнең кайбер сорауларга да ачыклык кертте.