Илебез җитештерүчеләре алдында яңа мөмкинлекләр барлыкка килде. Көнкүреш химиясе һәм косметика әйберләре эшләп чыгаручы предприятиедән чираттагы репортаж.
Россия базарында чит ил товарлары кими. Ә үзебезнең эшмәкәрләргә продукция җитештерүне арттыру өчен мөмкинлекләр артты. Россиядә көнкүреш химиясе, косметика әйберләренә кытлык көтелми. Зур һәм кече предприятиеләр әлеге тармакта нәтиҗәле эшли. Менә бу компания исемлегендә 50 төрле товар бар — көнкүреш химиясе, чәч, тән өчен косметик әйберләр. Башка уникаль продуктлар да бар.
Товарлар Калининградтан алып Көньяк Сахалинга кадәр җибәрелә. 370 компания белән хезмәттәшлек итәләр. Көнкүреш химиясе һәм косметикадан тыш, Казан эшмәкәрләре автоюгычлар өчен махсус чаралар җитештерү белән дә шөгыльләнә.
Товар җитештерү лабораториядә башлана. Чималның, әзер продукциянең сыйфатын контрольдә тоталар. Яңа линияләр булдыру белән дә шөгыльләнәләр. Яңа рецептлар уйлап табалар. Эшмәкәрләр импортны алыштыру сәясәтен актив рәвештә алга этәрә.
Чимал үзебезнең илнеке, бәяләр валюта курсына бәйле түгел.
Компания санкцияләрдән кыенлыклар кичерми, киресенчә, җитештерүне арттырырга җыена. Төрле крем, лосьон, бальзам, һава ароматизаторлары эшләп чыгарыла.
Көнбатыш товарлары акрынлап кибет киштәләрен бушата. китә. Россия бизнесы өчен ул яңа мөмкинлекләр ача. Безнең җитештерүчеләр шуннан файдаланып, киштәләрне үзебездә җитештерелгән продуктлар белән тутыруга йөз тоталар.
Ия Кислицына. Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары.