Казанда киләсе елда кайсы урыннарны тәртипкә китерү буенча җәмәгатьчелек арасында тавыш бирү башлана.
“Безнең ишегалды” республика программасы дәвам итә
Сораштыру республика дәүләт порталында 15 апрельдән алыып 30 майга кадәр үткәрелә. Төзекләндерү эшләре торак һәм шәһәр мохиты илкүләм проекты буенча башкарыла. Сораштыру парк, скверлар, елга яр буйларыннан тыш, кайсы ишегалларын беренче чиратта тәртипкә китерүгә дә кагыла, 200 ишегалдын сайлап алалар. Алар “Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә төзекләндерелә.