Кәрим Тинчурин театрында «Идел-йорт» фестиваленең үзешчән театр коллективлары өчен иҗат лабораториясе узды. Фестивальне уздыру максаты — һәвәскәр театр сәнгатен үстерү, сәнгать репертуарын киңәйтү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, халык театрлары, театр коллективлары артистларына методик һәм гамәли ярдәм күрсәтү.
Фестивальдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мәдәният учреждениеләре базасында эшләүче театр коллективлары, һәм Россия Федерациясе төбәкләренең мәдәният учреждениеләренең театр коллективлары катнаша. Шуны да әйтергә кирәк быел Идел йорт фестивале 22нче тапкыр үткәрелә. Анда катнашучылар “Репертуар сайлау серләре”, “Актёрлык үрнәкләрен тудыру. Актер осталыгы”, “Сәхнә теле” һәм “Сәхнә киеме тудыру” темасына төрле мастер-классларда тәҗрибә туплады. Көн дәвамында театрның режиссёры Илнур Гарифуллин репетициясен карап, фикер алышырга да өлгерде катнашучылар. Чара “Сүнгән йолдызлар” спектаклен карау белән тәмамланды.